2012 нче елның 14 нче февралендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлки һәм Спас районнарында булды.
Парламент башлыгы Әлки районы уңышлары белән танышуны терлекчелек комплексларыннан башлады. Биредә җитештерелгән сөтне Россиянең эре җитештерүчеләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Сарытау, Сызрань һәм башка шәһәр заводлары өчен чимал буларак сатып ала.
Район Советы утырышында муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин чыгыш ясады. Узган ел әлкиләр өчен уңышлы булган. Район хезмәтчәннәре иң беренчеләрдән булып уңыш җыюны тәмамлаган. Ашлыкның гомуми күләме 177,2 мең тонна (гектарыннан уртача 37 центнер). Ел буена 66 мең тонна сөт савылган. 4520 тонна ит җитештерелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәрен Спас районында дәвам итте.
Муниципаль берәмлек башлыгы Камил Ногаев Спас районы Советы депутатлары алдында 2011 ел эш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. Районда ашлыкның тулаем күләме 134 мең тоннаны тәшкил иткән, гектарыннан уртача 32,2 центнер уңыш җыеп алынган.
Камил Ногаев авыл халкының эшчәнлеге активлашуын да әйтеп узды. Районда терлекчелек тармагы буенча үз эшен башлап җибәргән эшмәкәрләр бар.
“Гомумән алганда, Әлки һәм Спас районнары 2011 елда куелган бурычларны башкара алды һәм гомумреспублика үсешенә зур өлеш кертте”, - дип Фәрит Мөхәммәтшин районнардагы эш сәфәренә нәтиҗә ясады.