2012 нче елның 18 февралендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман да “Сарман-ит” җитештерү кооперативында, “Агромастер” производство компаниясендә булды.
“Сарман-ит” җитештерү кооперативы 2009 нчы елда оеша. Биредә кул һәм автомат ярдәмендә пилмән җитештерәләр. Көн саен завод Әлмәт, Яр Чаллы һәм башка якын районнарга 6 тонна пилмән озата. Оешма «Халәл» стандарты буенча сертификация үткән. Җитештерүдә 120 кеше хезмәт куя.
Татарстан Президентына пилмән ясау линиясе, шулай ук 2012 елда эшли башлаган казылык эшләнмәләре чыгару буенча яңа цех тәкъдим ителде.
Шулай ук республика башлыгы “Агромастер” компаниясендә производство белән танышты, энергияне саклаучы лампалар белән кызыксынды.
Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булды. Биредә ул шәһәр һәм район Советының киңәйтелгән сессиясендә катнашты. Анда предприятие һәм оешма җитәкчеләре, бизнесменнар, шәһәрнең мактаулы гражданнары, ветераннар, яшьләр чакырылган иде. Көн үзәгенә Лениногорски муниципаль районының 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлары мәсьәләсе куелган иде.
Төп доклад белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.
Узган ел ашлыкның тулаем күләме 94 мең тоннны (гектарыннан 27 центнер) тәшкил иткән. Тәүге тапкыр шикәр чөгендере утыртылган һәм 5 мең тонна (гектардан 310 центнер) уңыш җыелган.
Барлыгы 6 мең тоннадан артык ит җитештерелгән. Бу 2010 нчы ел белән чагыштырганда 12 процентка артык.
Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга 2006-2011 нче елларда 142 млн. сум күләмендә кредит бирелгән. Әлеге хуҗалыклар 2 мең баштан артык терлек, 600 авыл хуҗалыгы техникасы алган. 230 терлекчелек бинасы сафка баскан.
Чара ахырында ТР Президенты республика үсешенә өлеш керткәннәре өчен район халкына рәхмәт белдерде. Аннары хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, "Татар-информ"