Рөстәм Миңнеханов: «Тормышыбызның сыйфаты агросәнәгать комплексы тырышлыгына бәйле»

2012 елның 17 феврале, җомга

Бүген Мамадыш районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика семинар-киңәшмәсе узды. Биредә республика авыл хуҗалыгы тармагының 2011 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, республиканың Федерация Советындагы вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Семинарның практик өлешендә катнашучылар Түбән Ушма авылында урнашкан заманча терлекчелек комплексы белән танышты. Бүгенге көндә анда 2200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә (1800 е савым сыеры). Савым көтүен нәселле терлек исәбенә яңарту эшенә алынганнар биредә. Америкадан шундый 1400 баш нәселле терлек кайтарылган. Җәмгыять 800 бозауга исәпләнгән яңа бозау фермасын да сафка бастырган.

Соңрак Президент һәм аны озата йөрүчеләр Каменный Починок авылында Рәсимә Вахитованың гаилә фермасы белән танышты. 100 баш сыер асрала торган терлекчелек комплексы төзекләндерелеп, проектка 8,8 млн сум финанслар салынган. Аларның 2,5 млн сумын кредит ресурслары, 1 млн сумын субсидия, 697 мең сумнан артыгын лизинг, 4 млн сумын эшлекле гаиләнең шәхси финанслары тәшкил иткән. Биредә елына 500 тонна сөт җитештерү, 450 тонна продукция сату, 90 баш үрчем алу ниятләнә.

Район мәдәният йортында семинарның пленар өлеше узды. Төп докладбелән Марат Әхмәтов чыгыш ясады.

Министр сүзләренә караганда, республика төп авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә тотрыклылыкны саклаган. Бөртеклеләрдән 5 млн тоннадан артык, шикәр чөгендереннән 1,9 млн тоннага якын, бәрәңгедән 1,4 млн тонна, яшелчәдән 320 мең тонна уңыш алынган. 1,9 млн тонна сөт, 427,5 мең тонна ит җитештерелгән. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулай продукциянең бәясе 166 млрд сумлык булган. Бу, 2010 елга караганда, 1,5 тапкырга күбрәк. Республика үзе җитештергән продукция белән үзен тәэмин итә алды, диде аграр министр. Аның белдерүенчә, тулаем алганда җитештерү нәтиҗәләре начар булмаса да, бик үк канәгатьләнеп бетеп булмый. “Соңгы елларда район башлыкларының авыл хуҗалыгына мөнәсәбәтенең сүлпәнәнүе сизелә, моны аларның позицияләре төшү күрсәтә”, -диде ул.

Министр икенче төп проблема дип җитештерүнең югары чыгымлылыгын атады.Узган ел азагында министрлык тарафыннан дистәләрчә районнарның авыл хуҗаклыгы предприятиеләрендә уздырылган аудит та моны раслаган.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ветеринария хезмәтен үстерү зарурлыгын, районнардан аграр вузларга аз студентлар килүен искәртеп ул, бу өлкәдә дә стимуллаштыру чаралары күреләчәге хакында сөйләде. Быелдан башлап, югары уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгына эшкә килүче яшь белгечкә 100 әр мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк (техникум тәмамлаучыларга -50 шәр мең сум).Моннан тыш, алар ай саен хезмәт хакына өстәмә рәвештә бишәр мең сум алачак.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясенең сизелерлек өлеше шәхси, фермер хуҗалыкларыында, гаилә фермаларында җитештерелүен искәртеп, аларның авылларны саклаудагы роленә дә тукталды. Аның белдерүенчә, быел да авыл халкына ташламалы кредитлар бирү, югары технологияле гаилә фермалары төзүне стимуллаштыру һ.б. чаралар дәвам итәчәк. Федераль казна катнашында “Татарстанда 2012-2014 елларда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” һәм “Яшь фермер” программалары да гамәлгә ашырыла башлый.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында авыл хуҗалыгының терлекчелектән башка үсә алмавын, бездә үсемлекчелекнең дә терлекчелек өчен эшләвен ассызыклап үтте. Ул аеруча эре инвесторлар килмәгән төбәкләрдә терлекчелекне үстерү өчен кече хуҗалык формаларын кулланырга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сату базарлары табуга ярдәм итү мәсьәләсенә тукталды. Республикада традицион ат үрчетү тармагын үстерү кирәклеген дә искәртте.

Соңыннан ул авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла авыл хуҗалыгы ярминкәләренең халыкка зур ярдәм булуын ассызыклап, оештыручыларга рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International