2012 нче елның 18 нче февралендә Игенчеләр сараенда салым, тармак методологиясен исәпкә алу, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс ягын яхшырту мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының финанс һәм бюджет сәясәте Депертаменты директоры Әминә Хөсәенова җитәкчелегендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.
Шулай ук чарага регионнарның агросәнәгать комплексы идарәсе җитәкчеләре, Россия төбәкләренең федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре һ.б. чакырулы иде.
Киңәшмә башында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов залдагыларны сәламләде. “2011 нче ел нәтиҗәләре буенча Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 166 млрд. сумны тәшкил итә. Җитештерү күрсәткечләре гомумән алганда начар түгел, ләкин кирәкле нәтиҗәгә ирешелмәгән. Агымдагы елда бюджет акчаларын нәтиҗәле итеп тоту зарур”, - дип белдерде министр. “Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә, конкурентлыкка чыдам һәм ихтыяҗы булган продукт җитештерүгә басым ясарга кирәк”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең финанс тотрыклылыгы буларак дәүләт ярдәме;
- кече форма хуҗалыкларга дәүләт ярдәме;
- фермер һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларларына кредит бирү һ.б.