Узган тәүлектә һәр сыердан 12, 4 кг сөт савылган

2012 елның 17 феврале, җомга

17 нче февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда үткән тәүлектә 3041 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 67,4 тоннага күбрәк.

Балтач районында җитештерелгән сөтнең күләме 136,5 тоннаны тәшкил итә. Кукмарада 135,9 тонна сөт савылган, бу узган елгы күрсәткечтән 17,5 тоннага артык.

Республика буенча һәр сыерга уртача 12,4 кг сөт туры килә. Уртача тәүлеклек савым буенча Әтнә, Саба, Кукмара, Балтач, Актаныш, Кайбыч, Буа районы хуҗалыклары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Шул ук шартларда эшләгән Менделеевск, Яшел Үзән, Тәтеш, Чистай, Лениногорскида киресенчә күрсәткечләр түбән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International