Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында булды

2012 елның 14 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында булды.

Парламент җитәкчесенең эш сәфәре Аксубай районыннан башланды. Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районы башлыгы Кафил Гыйльманов озатуында 2 гаилә фермасы белән танышты. Яшь эшмәкәр Ильяс Сөләймановның уңышлы бизнес алып баруы ачык мисал булып тора. Ул күптән түгел машина йөртүче булып эшләгән, ә хәзер 50 баш мөгезле эре терлек өчен сарай төзегән. Ә Марат Сафин шәхси такта яру оешмасын ачкан, сыерлар асрый, хәтта балыклар үрчетү өчен ясалма буа да булдырган. Ул 8 елда эшен киңәйтеп кенә калмаган, эш урыннары да булдырган - фермада 10нан артык эшче хезмәт куя.

Район башлыгы Кафил Гыйльманов хисап ясау докладында район үсешенең уңай динамикасын чагылдыручы күрсәткечләрне белдерде. Район предприятиеләре 1,96 млрд. сумлык сәнәгать продукциясе әзерләгән, агросәнәгать комплексы 757 млн. сум табыш китергән, тулай ашлык күләме 143 мең тонна, 22,3 мең тонна сөт җитештерелгән, 4834 баш бозау, 24 093 дуңгыз үстерелгән.

Дәүләт Советы Рәисенең эш сәфәре Яңа Чишмә районында дәвам итте.

Фәрит Мөхәммәтшин хисап сессиясе башланганчы район хакимияте бинасы каршында районның уңышларына багышланган күргәзмәне карады. Агросәнәгать комплексында, аерым уңышлардан кала, ит җитештерү 8 процентка, дуңгызлар баш саны 2,3 тапкыр кимегән, ә мөгезле эре терлек саны 3 процентка, сөт җитештерү 4 процентка арткан. Парламент җитәкчесе бу өлкәдә үсеш потенциалы кече хуҗалыкларның уңышларыннан торуын онытмаска чакырды.

Парламент җитәкчесе авылда эш активлыгын күтәрү, беренче чиратта, югары технологияле гаилә фермалары булдыру өчен төрле субсидияләр һәм кредитлар җәлеп итү мөһимлеген ассызыклады. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2-3 елда югары технологияле фермерлык хуҗалыклары санын 1000 гә җиткерү бурычын куюын искәртте.

ТР Дәүләт Советы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International