Рөстәм Миңнеханов Сергей Лисовский һәм Александр Халдей белән очрашты

2012 елның 15 феврале, чәршәмбе

2012 нче елның 14 нче февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федерация Советының аграр-азык сәясәт һәм табигый байлыкларны файдалану комитеты рәисе урынбасары Сергей Лисовский һәм “FGN Capital” директорлар советы рәисе Александр Халдей белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һ.б. катнашты.

Очрашуда агросәнәгать комплексы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International