2011 нче елда Россия авыл хуҗалыгы үсеше 22 процентны тәшкил итә

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

2012 нче елның 11 нче апрелендә Россия Премьер-министры Владимир Путин Дәүләт Думасында Хөкүмәтнең 2011 елда башкарган эше хакында хисап тотты.

«2011 нче елда Россия авыл хуҗалыгы үсеше 22 процентны тәшкил итә», - дип белдерде чыгышында Хөкүмәт башлыгы.

Владимир Путин сүзләре буенча, Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен яклау өчен өстәмә чаралар күрәчәк.

РФ Премьер-министры белдерүенчә, авыл хуҗалыгы, гомумән алганда, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, ләкин бу, Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәндә, аны сакларга кирәкми дигәнне аңлатмый.

Быел 2020 нче елга кадәр агросәнәгать комплексы үсеше буенча, Бөтендөнья сәүдә оешмасы режимына яраклашу максатыннан, дәүләт программасы кабул итәргә уйлыйлар. Әлеге программада моңа кадәр кулланылмаган җирләрне кулланышка кертү турында да сүз барачак. «Киләсе 7 елда авыл хуҗалыгы җирләрен 5 млн. гектрага арттырырга телибез», - дип ассызыклады РФ Хөкүмәт җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International