Зәй районында күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр

2012 елның 6 апреле, җомга

Бүген Сарман районы артыннан «Зәй» агрофирмасының «Ялкын» бүлекчәсе игенчеләре дә күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште.

Район Идарәсе начальнигы Атлас Галиәхмәтов сүзләренә караганда, әлеге эштә 1 агрегат җәлеп ителгән. Узган ел Зәй районында язгы кыр эшләре бераз соңрак – 20 нче апрелдә башланган булган. Бүгенге көндә кырлар кардан иртәрәк арчылганга күрә, чәчүгә тотынырга мөмкин.

2011 нче елда Татарстанда язгы кыр эшләре - 21 нче апрельдә, 2010 нчы елда исә 13 апрельдә башланган булган. 2009 нчы елда игенчеләр кырга 1 нче апрельдә чыкканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International