Сарман районының өч хуҗалыгында күпьеллык үләннәрне тукландыру бара

2012 елның 10 апреле, сишәмбе

Бу көннәрдә ТР Сарман районының «Сарман» агрофирмасы аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Район Идарәсе начальнигы Фәрит Хөснуллин сүзләренә караганда, күпьеллык үләннәрне тукландыруда 2 агрегат җәлеп ителгән.

Сарман районы «Җәлил» агрофирмасының «Карамалы» һәм «Туган як» агрофирмысының «Саклаубаш» хуҗалыклары кыр эшләренә 5 нче апрельдә тотынган иде. Бүгенге көндә районда уҗымнарны тукландыру - 200 гектарда, күпьеллык үләннәрне тукландыру 700 гектар мәйданда башкарылган. Кырларда барлыгы 8 агрегат эшли.

Якын көннәрдә «Нөркәй» агрофирмасы хезмәтчәннәре дә кырга чыгачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International