Республика терлекчеләре 2012 елның 1 нче кварталына йомгак ясады

2012 елның 6 апреле, җомга

2012 елның 6 апрелендә Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә терлекчеләр 2012 елның өч ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

Чарада терлекчелек буенча район Идарәләре консультантлары, муниципаль район белгечләре һәм башкалар катнашты.

Нәҗип Хаҗипов төп докладта агымдагы елның беренче кварталына күрсәткечләрнең уңай булуын билгеләп үтте. Шулай да терлекләрне саклау һәм үрчетү актуаль мәсьәләләрнең берсе. Киңәшмәдә бу мәсьәләгә аерым басым ясалды.

Киңәшмәдә катнашучыларга таныштыру масатыннан терлекчелекне алып бару, азык әзерләү турында фильм күрсәттеләр.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгның нәселле терлек буенча начальнигы Илсур Закиров терлекне үрчетү хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, яңа туган бозаулар өчен биреләсе субсидияләр буенча справкалар җыю бара. Шул ук вакытта барлык районнар да әлеге исәп-хисап белешмәләрен тапшырмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International