Узган тәүлектә Татарстанда 3168,1 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 162,6 тоннага артыграк.
Гомумән алганда, республикада һәр сыердан 13,2 кг сөт савылган. Бу юнәлештә Әтнә районы хуҗалыклары әйдәп бара, биредә бер сыердан 18,4 килограмм сөт савып алалар. Саба районында әлеге күрсәткеч – 18 кг, Актаныш районында – 16,5 кг, Балтач районында 16,3 килограммны тәшкил итә.
Кукмара, Әлмәт, Азнакай районнарында сөтне узган елга караганда күбрәк савалар. Мәсәлән, Азнакайда узган ел белән чагыштырганда 19,5 тоннага артым күзәтелә.
9 апрелгә алынган мәгълүматлар буенча, инвесторлар тарафыннан 1590,6 тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан 11,8 килограмм сөт савып алынган.
Республика районнары буенча тулаем савым күрсәтечләре белән биредә танышырга мөмкин.