Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр хәзер интернет аша сата ала

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Күптән түгел шәхси хуҗалык тотучы, крестьян-фермер эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр өчен электрон белдерүләр тактасы ачылды. Биредә үзеңдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы товарын сатарга, техника, азык-төлекне сатып алырга, яки авыл хуҗалыгы хезмәтләрен тәкъдим итәргә була.

Электрон белдерүләр тактасының оештыручысы булып ТР авыл хуҗалыгы сәнәгатенең мәгълүмати-белешмә хезмәте, ТР фермер һәм шәхси крестьян хуҗалыклары ассоциациясе тора.

Биредә сату-алу, хезмәт күрсәтү буенча белдерүләр бушлай урнаштырыла. Әлеге хезмәт җитештерелгән товарның сату җирлеген киңәйтү, товарны арадашчыларсыз сату-алу мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта сатып алучыларның да санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Сайт эшчәнлеге хакындагы тулырак мәгълүматны 221-77-37 (26, 27, 28, 38) телефоннары аша алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International