2012 нче елның 12-20 нче апрель көннәрендә авыл хуҗалыгы җитештерүендәге эш урынннары буенча вакансияләр ярминкәсе үтәчәк. Әлеге чараны югары уку йортына кадәр белем бирү һәм эшкә урнаштыру үзәге оештыра.
Биредә министрлык, ТР районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, ААҖ «Красный Восток Агро», ААҖ «Ак Барс» кебек эре авыл хуҗалыгы агрохолдинг вәкилләре катнашачак.
Ярминкә барышында эш тәкъдим итүчеләр яшь белгечләрне үзләрендә булган вакансияләр белән таныштырачак. Чыгарылыш студентлары, үз чиратында, эш шартлары, хезмәт хакы, эшкә урнашучыга куеласы таләпләр турында белә алачак.