Соңгы ике елда Әгерҗедә 17 гаилә фермасы сафка баскан. Узган ел алар барлыгы 40 тонна сөт һәм 23 тонна ит җитештергән. Киләчәктә югары технологияле фермаларны 35кә җиткерү планлаштырыла.
Моннан тыш районда шәхси ярдәмчел хуҗалыклары да уңышлы эшләп килә. Бигрәк тә Яңа Бизәк авылы җирлеген аерым атап үтсәң була. Авыл халкы 9,8 млн. сумга 65 кредит алган.
Авыл җирлегендә барлыгы 360 мөгезле эре терлек, шул исәптән 160 савым сыеры бар. Терлекнең баш саны елдан ел арта.
Үз җитештергән продукциясен Әгерҗе һәм Ижевск базарларныда сатучылар да күбәя.
Шулай ук районда 2600 башка исәпләнгән сөт комплексы төзелә башлаган. Нәселле терлекне бирегә Австралиядән кайтартырга уйлыйлар.