Казан – Мәскәү видеокүперендә Татарстанның язгы чәчүгә әзерлеге турында сүз барды

2012 елның 6 апреле, җомга

Бүген “Татар-информ” белән РИА “Новости” агентлыклары мәйданчыкларында язгы чәчүгә әзерлек буенча Казан - Мәскәү видеокүпере булды.

Журналистларның сорауларына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Аграр тикшеренүләр үзәге директоры Александр Никулин, Авыл хуҗалыгы икътисады бөтенроссия фәнни тикшеренү институтының агросәнәгать комплексы фәнни-техник үсешендә икътисади проблемалар бүлеге мөдире Иван Санду җавап бирде.

Илдус Габдрахманов билгеләп үткәнчә, Татарстан аграрийлары быел язгы кыр эшләренә әзерлекне төгәлләп килә, кичә, мәсәлән, күпьеллык үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр. Республика карамагында 2,9 млн. гектар чәчүлек җирләр булып, 600 мең гектардан артык көзге иген культуралары чәчелгән. Чәчүлек орлыкларның сыйфаты һәм күләме мәсьәләсендә проблемалар юк, авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр өчен ташламалы шартларда ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш хәл ителгән: бу сезонга 78 мең тонна дизель ягулыгы алына. Шушы чорда республика кырларында 16 меңнән артык трактор, 8 меңләп чәчкеч агрегат, комплекслар эшләячәк – алар барысы да әзер.

Ил буенча тулаем караганда, аграр яктан көчле төбәкләр булып Татарстан Республикасы, Белгород өлкәсе, Краснодар крае, Кубань санала, ләкин, климатик шартлар ягыннан Кубань күпкә отышлы булса да, уңыш буенча арттарак, димәк, биредә эш оештырылышының торышы турында сүз алып барырга нигез бар, бу мәсьәләдә Татарстан отышлы урында, дип басым ясап әйтелде.

ИА “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International