Татарстанда терлек азыгы әзерләү башланды

2012 елның 22 мае, сишәмбе

Татарстанда терлек азыгы әзерләү башланды. Быел шартлыча 1 баш терлеккә 28 центнердан артыграк каты һәм сусыл терлек азыгын җитештерү планлаштырыла.

22 нче майга алынган оператив мәгълүматлар буенча 1,6 мең гектар күпъеллык үлән чабылган, шуның 100 гектары – печәнгә һәм 1 мең гектары – сенажга. Аерым алганда, күпъеллык үләннәрне печәнгә дип республиканың Алексеевски, Әлки, Югары Ослан, Кайбыч һәм Яшел Үзән районнарында чаба башлаганнар.

Әлки районының “Красный Восток-Агро” филиалында 150 гектар арыш һәм 100 гектар күпъеллык үлән чабып алынган. Алексеевски һәм Яшел Үзән районнарында 50 һәм 100 гектар, Югары Ослан районында 50 гектар күпъеллыклар чабылган.

Кайбыч районының “Золотой Колос” АФ ҖЧҖ эшчеләре печәнгә 20 гектар күпъеллык үләнне чабып алган, “Золотая Нива” ҖЧҖ – 20 гектар.

Беренче булып сенаж әзерләүне Азнакай районының “Союз Агро” ҖЧҖ башлаган. Бүгенге көндә бу предприятие 1,3 мең тонна сенаж әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International