Министр Николай Федоров Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) кысаларында азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чыгыш ясады

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров АТЭС министрлар очрашуы кысаларында үткән эшлекле ланчта азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм АТЭС Россия Милли эшлекле советы катнашында оештырылды. Очрашуда регионда азык-төлек куркынычсызлыгының тотрыклы үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясенең экспорт һәм импорт инфраструктурасын модернизацияләү, шәхси инвестицияләрне агросәнәгать комплексына стимуллаштыру мәсьәләләре үзәккә куелды.

“Бүгенге очрашу кичә үткән азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча АТЭС Партнерлыгы утырышының дәвамы булып тора. Күптән түгел барлыкка килгән партнерлык регионда тотрыклы азык-төлек куркынычсызлыгына ирешү өчен ышанычлы һәм АТЭС икътисадлары, бизнесларның көчләрен тагын да тулырак һәм максатчан интеграцияләү эшендә нәтиҗәле корал булачагында ышанам”, - диде РФ Авыл хуҗалыгы министры. Аның сүзләренә караганда, фикер алышырга тәкъдим ителгән темалар азык-төлек куркынычсызлыгының күп аспектларын колачлый.

“Инновация лидерны куып тотучыдан аера”. Бу - Стив Джобсның канатлы сүзе, минем күзлектән, ул авыл хуҗалыгының инновацион үсеше һәм аның инфраструктурасы киң инвестицион хезмәттәшлек һәм азык-төлек белән сәүдәне стимуллаштыру базасында безнең икътисадларның көчләрен һәм потенциалларын берләштерүдә төп юнәлеш булуын яхшы аңлата”, - дип белдерде Николай Федоров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International