Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район идарәсе башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, министрлык белгечләре белән киңәшмә уздырды.
Очрашу вакытында ТР Агросәнәгать комплексында сервис хезмәтләренең эшен оештыруга караган мәсьәләләр турында сөйләшенде.
Марат Әхмәтов белдерүенчә, 2012 ел сакчыллык һәм нәтиҗәлелек елы дип игълан ителгән. Җитештерү өлкәсендә кеше факторы, шулай ук хезмәтне дөрес һәм нәтиҗәле оештыру мөһим роль башкара.
Инженер-техник сәясәте буенча министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов Татарстан районнарында сервис хезмәтләре эшен оештыру турында доклад белән чыгыш ясады. Ул республикада соңгы 10 ел эчендә мөһим булган авыл хуҗалыгы техникасы парклары һәм терлекчелек җиһазлары яңартылуын хәбәр итте.
Аерым алганда, 7,5 мең трактор, 3,3 мең ашлык ура торган һәм 1,6 мең терлек азыгы ура торган комбайннар, 500 чәчү комплекслары һәм башка техника алынган. Машиналарның күбесе –энергия сыйдырышлы, катлаулы, мондый 6 меңнән артык техника исәпләнә. Бу чәчү комплекслары һәм комбайннар квалификацияле сервис хезмәтен күрсәтүне таләп итә.
ТәлгатьТаһирҗанов күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең гарантия вакыты тәмамлангач, техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булмавына әйтеп үтте, бу исә машиналарны квалификациясез эксплуатациягә кайтып калуын билгеләде. Хуҗалыкларның баш инженерлары вакыты белән элементар техник яктан белемсез булуларын күрсәтәләр. Яңа техника белән механизаторлар да эшли белми, бу өстәмә чыгымнарга китерә, - диде министр урынбасары.
Киңәшмә ахырында Марат Әхмәтов терлекчелек өлкәсендә дә авыр хезмәт таләп итә торган эшләрне башкару өчен заманча югары технологияле җиһазларның күп барлыкка килүен ассызыклады.
“Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә һәм сервис хезмәтләренә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен дөрес оештырырга кирәк”,- диде министр.