Районнарда кышка терлек азыгы әзерлиләр

2012 елның 28 мае, дүшәмбе
Агымдагы елның 28 маена бирелгән оператив мәгълүматлар буенча республикада 11 мең гектарда күпъеллык үлән чабылган. Бу фаразланганның 22 процентын тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләүгә тагын 12 район керешкән. Хәзер әлеге эшләр республиканың 30 районында бара.
Бүген Татарстанда 717 т печән әзерләнгән. Мәсәлән, Әлкидә - 500 т, Яңа Чишмәдә - 110 т, Кайбычта – 67 т, Чүпрәледә - 40 т.
Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 5,6 мең т әзерләнгән. Беречеләр рәтендә - Әлкилеләр. Алар 2,4 мең т сенаж әзерләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International