Казан дәүләт аграр университеты 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2012 елның 22 мае, сишәмбе

Казан дәүләт аграр университетына 90 яшь тулды. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Агросәнәгать эшчеләре профсоюзы республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина катнашты.

Тантаналы чарага әлеге югары уку йортын тәмамлаган ТР муниципаль районнары башлыклары, ТР Агросәнәгать комплексының эре предприятиеләре җитәкчеләре килде.

Марат Әхмәтов белдерүенчә, уку йорты бинасында республиканың күп җитәкчеләре белем алган, димәк, биредә Татарстанга файда китерүче белгечләрне әзерли беләләр.

“Монда замана белән бергә атлый торган укытучыларның зур коллективы уңышлы эшләп килә”, - диде министр.

Шулай ук ул игътибарын университетның фәнни потенциалына юнәлтте. КДАУта 60 фән докторы, 200дән артык фән кандидатлары эшли. Һәр ел югары уку йортын авыл хуҗалыгының төрле өлкәләре өчен әзерләнгән 1 меңгә якын белгеч тәмамлый, алар Татарстанда һәм шулай ук Россиянең башка регионнарында үз көчләрен кулланырлык урын таба.

“Уку йортында 20дән артык фәнни мәктәп эшли. Бу барысы да университетның зур потенциалы турында сөйли”, - дип ассызыклады министр.

Марат Әхмәтов ТР Президенты исеменнән университетка микроавтобус бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, бүген КДАУ – составына Экономика институты, Механикалаштыру һәм техник сервис институты һәм ике факультет: агрономия; урман хуҗалыгы һәм экология – кергән эре уку-фәнни үзәге. Белгечләрне әзерләү 27 белгечлек һәм юнәлеш буенча алып барыла.

Эшләү дәверендә университет тарафыннан агросәнәгать комплексы өчен 30 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International