2012 нче елның 24 нче майга алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 599 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 24% башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 33 мең гектар (33%), арчалылар беразга гына калышып – 31 мең гектар (38%) мәйдан эшкәрткән. Процент өлеше буенча Минзәләдә 70% (12 мең гектар), Баулыда – 40% (14,5 мең гектар) эш башкарылган.
Шулай ук басуларда зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр алып барыла. 26 нче майга бирелгән белешмәләргә караганда, республикада 202 мең гектардан артык мәйдан , планның 15% эшкәртелгән. Азнакай, Лениногорск, Әлки, Югары Ослан районнары хуҗалыкларында әлеге эшләре яхшы темпта алып барыла. Мәсәлән, Югары Ослан районында барлык мәйданның 58% эшкәртелгән.
Республиканың 5 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралар. Бүгенге көндә планның 0,6 % үтәлгән, ягъни 6,2 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган. Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 372 мең гектарда тәмамланган, шытып чыкканнар буенча – 273 мең гектар.