Марат Әхмәтов билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының ачылу тантанасында катнашты

2012 елның 1 июне, җомга

Бүген “Тулпар” спорт сараенда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының ачылу тантанасы булып узды. Биредә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һ.б. катнашты.

Ярышка республиканың 28 районыннан 200дән артык спортсмен килгән. Чемпионатның максаты билбау көрәшен популярлаштыру, шулай ук әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче егетләрнең булганлыгын күрсәтү.

“Спортсмен егетләрнең 2013 нче елда узачак Универсиадада катнашу, үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар. Билбау көрәшенең киләчәге зур. Ярышларда 28 команда катнашу – уңай күрсәткеч. Спортны яратучы, аның белән шөгыльләнүче кешеләр тормышта югалып калмый, алар һәрвакыт фидакарь, физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да көчле була”, - дип котлады Марат Әхмәтов спортчыларны. Ә Хәлил Шәйхетдинов исә үз чыгышында “Универсиадага ныклап әзерләнергә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк”, - дип белгертте.

Чемпионатның ачылу тантанасында билбау көрәше буенча ТР Федерациясе Президентының рәхмәт хатлары тапшырылды. “Билбау көрәше буенча әле эшнең башы гына. Махсус башкарма дирекциянең җитәкчеләрен билгеләгәч, үзгәреш сизелә башлады. Бүгенге чемпионатта да 28 команда катнаша, бу аз сан түгел. Универсиада-2013 ярышларында башкалар бүтән спорт төрләре буенча алтын медальгә ия булса да, билбау көрәше буенча без беренчелекне бирергә тиеш түгел. Вакыт аз калды, алдагы чорда, сайлап алу турнирына да яхшы әзерләнеп, Россия командасы составына эләгү эше өстендә эшләү кирәк”, - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International