Республикада югары сыйфатлы терлек азыгын әзерләү буенча семинар-киңәшмәләр бара

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Бу атнада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазипов катнашында югары сыйфатлы терлек азыгын әзерләү буенча семинар-киңәшмәләр булачак. Очрашу вакытында терлекчеләр 2012 нче елның 4 аена нәтиҗә дә ясаячак. Мәсәлән, бүген Яңа Чишмә зонасында 11 районның терлекчеләре җыелачак.

Әлеге чарада катнашыр өчен район башлыклары, ветеринар лаборатория башлыклары, терлекчелек, механизации буенча белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре, биоконсервант җитештерүче оешма вәкилләре чакырылды. Бүгенге көндә семинар-утырышлар Кама Тамагы (9 районда) һәм Балтач (12 районда) зонасында узды. Әлеге семинар-утырыш Мөслим зонасында (11 район) да үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International