Марат Әхмәтов: "Татарстан бюджетыннан сөтчелек тармагына 1 млрд. сум акча биреләчәк"

2012 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында брифинг узды. Сүз дәүләт тарафыннан сөтчелек тармагына күрсәтеләчәк ярдәм турында барды.

“Татарстан бюджетыннан терлекчелек өлкәсенә ярдәм йөзеннән 1 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Акчалата ярдәм һәр сыерга 680 сум күләменнән исәпләнгән”, - дип хәбәр итте министр журналистларга брифинг башында.

“Җәй – зур күләмдә сөт җитештерү вакыты. 2010 елда аномаль эссе булу сәбәпле, терлекчелек өлкәсе шактый зыян күрде, терлек азыгын Татарстаннан меңләгән километр ераклыктагы төбәкләрдән алып кайтырга туры килде”, - дип искәртте Марат Әхмәтов.

Соңгы елларда сөтне сату бәясе шул килеш тора, бу шулай ук авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләрен керемсез калдыра.

Шуңа күрә ТР Президенты терлекчелек өлкәсенә ярдәм итү өчен һәр сыерга 680 сум күләменнән республика бюджетыннан 1 млрд. сум бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. 240 мең баш сыер асраган агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән бергә 128 мең терлек асраган шәхси ярдәмче хуҗалыклар да финанс ярдәмгә ия булачак.

“Бу акчаларны тарату аерым контрольгә алынган. Авыл хезмәтчәннәре бу акчаны май аеннан ала башлаячак. Әгәр терлекчеләр яки шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре савым сыерларын киметүгә юл куйса, алдагы айларда бюджет субсидиясенә өметләнә алмый”, -  дип белдерде министр.

Шулай ук журналистлар белән әңгәмә вакытында республикада гаилә фермалары төзү хакында да әйтелде. 2015 елга кадәр Татарстанда гаилә фермалары саны 1 меңгә кадәр җитәчәк. Бүгенге көндә исә аларның саны 450дән артык. 2012 елда тагын 200 гаилә фермасы пәйда булыр дип ниятләнә.

“Гаилә фермалары – табышлы эш. Авыл хезмәтчәннәре чынлап торып эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Фермалар торгызу буенча чыгымнарның яртысын республика бюджеты үз өстенә ала, - диде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International