ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш муниципаль районы Советының 44 сессиясе утырышында катнашты.

Утырышка кадәр министр Байраш сөт-товар фермасында “Яңа юл” ҖЧҖда хайваннарның кышлау шартлары белән танышты, Байраш һәм Никифорово авылларында 5 җитештерү объектында төзү-монтаж эшләренең барышы белән кызыксынды.


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идарә җитәкчесе башлыгы Юрий Демидов, «ERTICO – Европа интеллектуаль системалары» ассоциациясе директорыРасмус Линдхольм һәм башкалар катнашты.

Район башлыгы Александр Шадриков 2013 ел эш нәтиҗәләре буенча нотык тотты. Ул, узган ел, бер яктан, XXVII БөтендөньяУниверсиадасы кебек мөһим спорт вакыйгаларына бай булса, икенче яктан, көйсез һава шартлары аркасында авыл халкы зур сынау кичерде, дип әйтеп китте. Шундый шартларда да районның социаль-икътисадый үсешен раслап, Александр Шадриков төрле эшчәнлек тармаклары буенча ирешелгән уңышларны барлап чыкты


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кама аръягы зонасында «Эссен» гипермаркетлары сәүдә челтәрләрен яшелчә продукциясе белән тәэмин итеп торумәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды.

Агымдагы елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Иминлек һәм элемтә» XIX форумы узачак, ул тормыш эшчәнлеге иминлегенең төрле өлкәләрендәге эшләнмәләрне һәм җайланмаларны Татарстан Республикасында гамәлгә кертү буенча перспективалы эшлекле мәйданчык булып тора.

Кичә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Сарман муниципаль районы “Нуркәй” агрофирмасының машина-трактор станциясендә булды, язгы эшләргә әзерләнүнең барышы белән танышты. Аннары министрның беренче урынбасары Юлтимер сөт-товар комплексына һәм тиздән рәсми рәвештә ачыла торган участок ветеринария пунктына кереп чыкты.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасының Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистаймуниципаль районнары башлыклары һәм районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашулар булды.

Очрашулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Куелган төп максат – яшь белгечләрне авылда калдыру.

Узган атнада Мәскәү Хөкүмәтенең зур залында Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXV съезды булып узды, анда илебезнең 80 төбәгеннән 900ләп делегат катнашты. Фермерларны кече рәвешле хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, субсидияле кредитлар буенча бурычларны бетерү, инвестиция проектларын карау һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре борчый иде.

Бүген республиканың Сарман һәм Югары Ослан муниципаль районнарында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән һәм югары һөнәри белем бирүфедераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгарифучреждениесе Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре белән очрашалар.


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл яшьләренең II Форумы узды. “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыруның өчьеллык йомгакларын ясау өчен республиканың барлык муниципаль районнарының төрле һөнәргә ия булган 200дән артык яшьләре җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International