Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.
Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар 2014 елның 13 мартыннан дүшәмбе - пәнҗешәмбе көннәрендә - Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт, 125 кабинетта, шулай ук Татарстан Республикасының эшкуарлыкка ярдәм итү үзәкләрендә кабул ителә.