Терлекчелектә агымдагы ел эшенең ике аена йомгаклар ясалды

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә агымдагы елның 2 аенда терлекчелек эшенә йомгаклар ясау буенча республика киңәшмәсе булды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә барды.

Чарага муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, сөт җитештерү буенча 80нән артык проблемалы хуҗалык җитәкчеләре чакырылган иде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Министр урынбасары агымдагы ел эшенең 2 аена йомгаклар ясады, сөт җитештерү һәм мөгезле эре терлек ите мәсьәләләренә тукталды.

Ит җитештерү буенча үсеш 2% тәшкил итә. Үсеш башлыча дуңгыз (6%) һәм кош ите (5%) исәбенә булды.

Сөт җитештерү буенча Балтач, Кукмара, Әтнә, Саба, Кайбыч районнары тотрыклы районнардан санала.

Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Зеленодольск, Кукмара, Чистай, Кайбыч муниципальрайоннарының табышлары узган елга караганда артыграк, әмма кайбер районнарныкы шактыйга кимрәк.

Марат Әхмәтов, киңәшмә ахырында, кеше хезмәте төп көчкә ия булган тармакта - терлекчелектә җитәкченең роле аеруча мөһим, диде. - Хуҗалыкларның уңышы да, кимчелекләре дә еш кына җитәкчедән тора. Һәм авыл хуҗалыгында җитәкченең булганлыгын күрсәтә торган ачык индикатор – терлекчелек өлкәсе ул, дип саный Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International