План буенча ветеринария чаралары

2014 елның 14 марты, җомга

Ел саен план буенча үткәрелә торган ветеринария чараларын гамәлгә ашыру башланды. Бу чараларга авыл хуҗалыгы терлекләрендә йогышлы авыруларны кисәтүгә, ачыклауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән, йогышлы авыру чыганакларын, аны ияртү факторларын юкка чыгаруны, авыл хуҗалыгы терлекләренең патоген микроорганизмнар белән зарарлануына каршы торучанлыгын арттыруны күздә тота торган эпизоотиягә каршы план буенча язгы чаралар комплексы керә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.

Терлекләрне гомуми көтүлеккә чыгару һәм җәйгелеккә аларны җәйләүләргә күчерү бары тик чаралар комплексын үткәргәннән соң гына мөмкин.

Йорт хайваннарына карата күрелә торган язгы ветеринария чараларына лейкоз һәм бруцеллёзга лаборатор тикшерү өчен кан алу, туберкулездан вакцинация ясау һәм аның реакциясен тикшерү, хайваннарны түләмәгә каршы һәм эмкардан вакцинацияләү, гиподерматоз һәм сапка тикшерү, кече мөгезле терлекләрдә арахноэнтомозларны профилактикалауны һәм бетерүне оештыру, шулай ук хайваннарда субклиник дәрәҗәдә беренчел үзгәрешләрне ачыкларга һәм шулар нигезендә дәвалау-профилактикалау һәм оештыру-хуҗалык эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә торган диспансеризация үткәрү керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International