Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыенының пленар утырышы

2014 елның 15 марты, шимбә

Бүген Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыенының пленар утырышы булды.

Татарстан авыллары эшкуарларының III Бөтенроссия җыены 14 - 16 мартта Казанда уза. Ул Бөтендөнья татар конгрессыбашкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Җыен эшендә Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400дән артык делегат, Татарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, бизнес белән шөгыльләнүчеләр, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Казанга беренче мәртәбә Ростов өлкәсеннән һәм Хабаровск краеннан делегатлар килде, кунаклар буларак Кытайдан эшкуарлар чакырылды.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр, дым саклый торган технологияләр куллану аркасында корылык нәтиҗәләрен берникадәр җиңеләйтеп булды, диде. Шикәр чөгендере буенча рекорд дәрәҗәдә уңыш җыеп алынды – 2,1 млн. тонна. Марат Әхмәтов быелгы елның хәерлерәк булуына ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы гамәлдәге республика программалары турында сөйләде. - Мәсәлән, 2010 елдан гаилә фермаларын үстерү буенча республика программасы эшли. Татарстанда 880 гаилә фермасы бар, шул исәптән 413 – технологик һәм 230 – төзелеш буенча. 532 гаилә фермасына ярдәм күрсәтелде, диде ул.

Авылда «Лизинг-грант» программасы актив эшли. 2012 елда программада катнашучылар саны 171 кеше иде, 2013 елда 146га җитте.

2013 елның декабреннән модуль-блок участок ветеринария пунктларын төзү программасы эшли башлады. Өч ел эчендә барлыгы 150 шундый пунктлар төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 15 төзелде.

Чыгыш ясаучылар арасында Кытай кунагы Әхмәтҗан Галиев - Урумчин экспорт-импорт сәүдә компаниясе генераль директоры да бар иде. Ул Татарстан эшкуарларына Кытай халык республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов пленар утырышындагы чыгышында Бөтенроссия җыенын татар эшкуарларына һәм хакимият вәкилләренә аралашу һәм очрашулар өчен бик уңышлы чара булуын әйтеп китте.

«Бүгенге чыгышлардан күренгәнчә, сезнең һәркайсыгыз уңышка ирешүнең яңа юлларын эзли. Безнең эшкуарларның мәдәният, халкыбыз теле турында кайгыртулары да бик мөһим,- дип әйтте Татарстан Президенты. - Бу мәсьәләләрне дәүләт кенә хәл итеп бетерә алмый, бизнес һәм эшкуарлар да үзләреннән өлеш кертергә тиеш”.

Рөстәм Миңнеханов, Россиядә 4 меңнән артык татар авыллары бар, алар арасында үрнәк алырдайлары да күп, дип искә төшерде. - Андый авыллар Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә бар.

Татарстан Президенты, республика җитәкчелеге халкыбыз мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклап калуда шулай ук ярдәм итә, диде. - Сабантуйларын уздыру, «ТНВ-Планета» телеканалын оештыру, татар телен өйрәнү өчен интернет-программа булдыру да моңа ачык дәлил. “Сез дә үзегезнең яшьләрегезне безгә укырга җибәрерсез дә, соңыннан үзегезгә кайтып, татар мәдәниятен, татар телен үстерүгә ярдәм итәрләр дип ышанып калабыз”, - диде Җыенда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчелеге уңышлы эшләүче татар авылларына иҗат коллективлары, клублар өчен берничә автобус бирәчәк, дип әйтте ул. Җыенда катнашучылар бу яңалыкны алкышлап каршыладылар.

«Әгәр без үзебез тырышмасак, безнең өчен беркем дә эшләмәячәк, - диде Рөстәм Миңнеханов, чыгышын төгәлләп. - Сезнең тәҗрибәгез, сезнең уңышлар яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк”.

Ул Җыенда катнашучыларга уңышлар һәм сәламәтлек теләде һәм бүләкләр тапшырды.

Иртәгә, Бөтенроссия җыенының йомгаклау көнендә, катнашучылар Самара өлкәсенең Әлкәй (Алькино) авылына барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International