«Сөт һәм ит индустриясе» XII халыкара күргәзмәсе

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

18 - 21 мартта «Сөт һәм ит индустриясе» XII халыкара күргәзмәсе – Россиядә сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен аерым әзерләнгән бердәнбер махсуслаштырылган чара үткәреләчәк.

Форумда агросәнәгать комплексы җитештерүенең тулы циклы – нәселле хайваннар һәм кош-кортлар репродукциясеннән, аларны үстерүдән, тотудан һәм симертүдән башлап терлекчелек һәм кошчылык продукциясен эшкәртүгә һәм төргәкләүгә кадәр күрсәтеләчәк.

Күргәзмә кысаларында 19 мартта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм токым эше департаменты тарафыннан «Сөт терлекчелегендә генетика һәм токым эше» темасына киңәшмә планлаштырыла. Анда токымлы терлекчелек өлкәсендә, аерым алганда, сөт продуктын бирә торган мөгезле эре терлек үрчетү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгечләр өчен аеруча кызыклы һәм кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

20 мартта профильле Департамент белгечләре «Теория. Практика. Хәл итү юллары» темасына практик семинар уздыралар, ул катнашучыларга сөт тармагында эшләүче алдынгылардан мәгълүмат алу һәм алар белән шәхсән аралашу мөмкинлеге бирәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Чаралар һәм алар буенча эшлекле программалар өстәмә рәвештә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтындагы Терлекчелек һәм токым эше департаменты бүлегенең «Вакыйгалар турында мәгълүмат» бүлекчәсендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International