Авыл районнары арасында волейбол буенча финал ярышлары

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 13 - 16 мартында Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан авыл районнарының волейбол буенча ирләр командалары арасындаТатарстан Республикасының XI “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында узган Татарстан Республикасы Чемпионатының финал ярышлары үткәрелде.

Зона ярышларында беренче – бишенче урыннарны алган 10 команда финал ярышларында катнашты. Катнашучылар барысы 100 кеше иде.

Татарстан Республикасы Чемпионатында авыл районнарының волейбол буенча ирләр командалары арасында I урынны Саба муниципаль районы командасы алды, II урынны Минзәлә муниципаль районы, III урынны – Сарман муниципаль районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International