«Сөт һәм ит индустриясе» XII халыкара күргәзмәсе ачылды

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә «Сөт һәм ит индустриясе» XII халыкара күргәзмәсе ачылды. Бу Россиядә сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен аерым әзерләнгән бердәнбер махсуслаштырылган чара.

Татарстан Республикасы исеменнән чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” КИ башлыгы Илсур Закиров, “Ак Барс” ХК АПК департаментының терлекчелек буенча директоры урынбасары Иван Коновалов, фермерлар, токым эше буенча эре хуҗалыклар җитәкчеләре, шулай ук сөт һәм ит җитештерү буенча предприятиеләрнең вәкилләре катнаша.

Форумда агросәнәгать комплексы җитештерүенең тулы циклы – нәселле хайваннар һәм кош-кортлар репродукциясеннән, аларны үстерүдән, тотудан һәм симертүдән башлап терлекчелек һәм кошчылык продукциясен эшкәртүгә һәм төргәкләүгә кадәр күрсәтелә.

Киңәшмәдә «Сөт терлекчелегендә генетика һәм токым эше» темасына киңәшмә планлаштырыла. Анда токымлы терлекчелек өлкәсендә, аерым алганда, сөт продуктын бирә торган мөгезле эре терлек үрчетү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгечләр өчен аеруча кызыклы һәм кискен мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International