Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 21 мартында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең IVсъезды булачак. Чарага районнарның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре рәисләре, КФХ башлыклары һәм башкалар чакырылган.

Республиканың фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турындагы нотык белән Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясаячак.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге һәм Россиянең ВТОда булуына бәйле рәвештә аларның чит ил фермерлары белән конкуренциягә керү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр һ.б. каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International