Агымдагы ел апрель аеның I декадасында социаль әһәмиятле яңа «РОСАГРОТУРИЗМ.РФ» интернет-порталы эшли баглаячак, анда авыл хуҗалыгы туризмы белән шөгыльләнүче һәр хуҗалык үзенең кунакханәсе, ял базасы һәм башкалар турында түләүсез мәгълүмат урнаштыра алачак. Бу киң күләмдә Россия, шулай ук чит ил базарына чыгу мөмкинлеген бирәчәк.
Социаль әһәмиятле яңа «РОСАГРОТУРИЗМ.РФ» интернет-порталы агротуризм белән шөгыльләнүче Россия фермерларының күпсанлы үтенечләре буенча эшләнгән. Проект фермерлыкны популярлаштыруга, шулай ук төбәкләрнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Эчке туризм, аерым алганда, агротуризм соңгы елларда популярлаша бара. Ил буенча 5 000нән артык фермер хуҗалыгы бүген рәхәтләнеп үзләрендә шәһәр туристларын кабул итә алалар.