«Россиянең ит терлекчелеге: проблемалар һәм перспективалар» халыкара конференциясе

2014 елның 21 марты, җомга

«Россиянең ит терлекчелеге: проблемалар һәм перспективалар» халыкаара конференциясе булып узды, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ит җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге һәм Халыкара сәнәгать академиясеоештырды. Анда АПК идарәсенең төбәк органнары, тармак берлекләре, агрохолдинглар, ит эшкәртү һәм катнаш азык әзерләү предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Россиянең, БДБ илләренең һәм ерак чит ил фәнни-тикшеренү институтларының һәм югары уку йортларының галимнәре катнашты. Катнашучыларны Халыкара сәнәгать академиясе Президенты Вячеслав Будковский сәламләде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Владимир Лабинов «Россиядә терлекчелек: актуаль вәзгыять һәм перспективалар» темасына нотык белән чыкты. Ул, Россия буенча 2013 елда махсус ит терлеге саны 2112,6 мең баш булды, шул исәптән Европа территориясендә 1639,8 мең баш яисә гомуми саннан 77,6 % о тәшкил итте, шулардан сыерлар – 1011,1 мең баш, Европа территориясендә 80,6% (814,5 мең баш) булды, диде.

2013 елда ит терлекчелегенә федераль бюджеттан дәүләт ярдәме 5,1 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән нәсел базасын үстерүгә - 0,4 млрд. сум, Россия Федерациясе субъектларының ит терлекчелеген үстерү буенча икътисадый әһәмиятле төбәк программаларына ярдәм итүгә – 2 млрд. сум, ит терлекчелеге өчен объектлар төзүгә һәм реконструкцияләүгә инвестиция кредитлары буенча процент ставкасы өлешен субсидияләүгә – 2,7 млрд. сум. Дәүләт ярдәме 2 млрд. сумнан артыграк булды.

Профильле департамент директоры шулай ук 2013 елда Россиядә барлык категория хуҗалыкларда ит өчен үрчетелә торган терлекләрнең тере авырлыктагы саны 77 мең тоннага арттуын ассызыклап китте.

Барлык категория хуҗалыкларда ит һәм ит әйберләре өчен эре мөгезле терлек җитештерү структурасында (2896,1 мең тонна) беренче мәртәбә махсус ит һәм ит әйберләре терлегенеэ өлеше 367,6 мең тоннага җитте (2008 елдагы 2%тан 12,7 процент булды).дәүләт нәсел регистрында иткә җибәрелә торган эре мөгезле терлек үрчетү буенча 278 нәселле хуҗалык теркәлгән, нәселле сыерлар саны 165 мең баш, бу узган елга караганда 15 мең башка артыграк.

Владимир Лабинов, агымдагы елда 28 төбәк программа сайлап алынды, аларны гамәлгә ашыру өчен барлык дәрәҗәләрдәге ресурслардан 28 млрд. сумга якын акча тотылачак, диде.

Чарада катнашучылар Россиядә ит терлекчелегенең бүгенге торышы, сыер ите җитештерү һәм куллану мәсьәләләре буенча, Россиянең ВТОга керүенең әлеге тармак өчен нәтиҗәсе һәм Таможня берлеге, ит терлекчелегенең нәсел базасындагы хәлләр, ит терлекчелеген үрчеткәндә зоотехник һәм ветеринария проблемалары, фермер хуҗалыкларын үстерү буенча фикер алыштылар. Вәкиллекле форум кысаларында эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр булды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International