Әтнә районында ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү программасы кысаларында уку семинары булды

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Әтнә муниципаль районында Г. Тукай ис. Авыл хуҗалыгы техникумы базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Агро-Союз» холдингы белән берлектә ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү һәм Татарстан Республикасыагробизнесында предприятиеләр белән нәтиҗәле идарә итү программасы кысаларында оештырылган бер көнлек уку семинары булды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Ренат Гатиятов, Әтнә муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәмит Галимҗанов, «Агро-Союз» холдингының Сервис үзәге әйдәүче инженерлары чыгыш ясадылар.

Семинарга Әтнә, Балтач, Арча муниципаль районнары хуҗалыклары белгечләре чакырылган иде.

Семинарның максаты  «Агро-Союз» холдингының чәчү комплексларында эшләгәндә республика хуҗалыкларының инженер-техник хезмәтләре күрсәтүчеләрен укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү, югары күрсәткечләргә ирешү өчен ул техникадан дөрес файдалану.

Семинарда чәчү техникасының барлык техник һәм технологик мөмкинлекләрен җентекләп тикшерделәр, эксплуатацияләүмәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Семинарга йомгак ясап, Ренат Гатиятов, ресурсларны саклау темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аеруча игътибар итә, ә ресурсларны саклау технологияләрен гамәлгә кертү программасы кысаларында уздырыла торган уку семинарлары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бүгенге шартларда югалып калмаска ярдәм итә, чөнки игенчелектә ресурсларны саклый торган технологияләр кулланганда гына табыш алырга һәм климат шартларына бәйлелекне киметергә мөмкин, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International