Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) “Ит терлекчелеген үстерүне оештыру” программасы буенча укулар башланды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

Бүген өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ТИПКАда) ит җитештерү өчен терлек үрчетү белән шәөгыльләнүче хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләре өчен Ит терлекчелеген үстерүне оештыру” программасы буенча укулар башланды.

Тыңлаучылар каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә токым эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” КУ башлыгы Илсур Закиров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агробизнесны реструктуризацияләү һәм үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм ТИПКА галимнәре чыгыш ясаячаклар.

Уку барышында республикада ит терлекчелеген үстерү юллары, Татарстан Республикасында үрчетү өчен тәкъдим ителә торган ит терлеге токымнары, терлекчелек объектларына куела һәм ит терлекчелеге тармагында башкарыла торган санитария, ветеринария – профилактика чаралары, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы предприятиеләрен хокукый тәэмин итү мәсьәләләре каралачак.

Шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән эре мөгезле терлекләрнең ит җитештерүгә яраклы токымнарын үрчетүне икътисадый нигезләү һәм бу тармактагы технологияләр, печәнлекләр һәм көтүлекләр культуралары, көтүлекләрдән нәтиҗәле файдалану һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.

Уку барышында республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләренә чыгып дәресләр үткәрү, түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла.

Тыңлаучыларга соңыннан таныклыклар биреләчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International