Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты «Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләре турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын әзерләде.
Россельхознадзорга җиргә дәүләт күзәтчелеген, федераль законнарда билгеләнгән очракларда җирләрне мелиорацияләү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген дә кертеп, гамәлгә ашыру вәкаләтләрен бирү тәкъдим ителә (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кагылышлы өлештә).
Аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне, шул исәптән мелиорацияләнгән җирләрне, саклау һәм аларның уңдырышлылыгын торгызу чараларын башкаруны, шул исәптән, туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез җыеп алу, күчерү һәм юкка чыгару таләпләрен үтәүне, пестицидлар, агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зарарлы башка җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү нәтиҗәсендә җирләрнең пычрануын бетерүне тикшереп торуны гамәлгә ашырырга тәкъдим ителә.
Россия Хөкүмәте карары кабул ителгән очракта, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт үз вәкаләтләре чикләрендә законнарда билгеләнгән тәртиптә беркетмәләр төзергә, административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга, административ штрафлар салырга, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә китерелгән зыянны каплауга дәгъвалар бирергә хокуклы булачак.
Шулай итеп, әлеге карарны кабул итү авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне саклауны һәм алардан нәтиҗәле файдалануны тәэмин итүдәге киртәләрне бетерергә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир турындагы законнарның тиешенчә үтәлүен һәм мелиорация эшләрен башкарганда хокук тәртибен тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Бу документны гамәлгә кертү шулай ук гидротехник корылмаларны файдаланганда иминлекне арттырырга һәм мелиорацияләнгән (мелиорацияләнә торган) авыл хуҗалыгы җирләрендә энергетика, транспорт объектларын һәм башка объектлар коруга һәм алардан файдалануга бәйле төрле эшләр башкару мәсьәләләрен җайга салырга ярдәм итәчәк. Мелиорацияләнә торган җирләрнең сыйфатын яхшырту һәм мелиорацияләү системаларының сакланышын арттыру тулаем авыл хуҗалыгы җитештерүен тотрыклы алып барырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.