Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” Таможня берлегенең техник регламенты хакында 2013 елның 9 октябрендәге 68 номерлы карарга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында терлек чалу пунктларын модернизацияләү һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, терлек чалу пунктлары җитәкчеләре катнашты.
Терлек чалу мәйданчыкларын төзү, бүген гамәлдә булганнарын реконструкцияләү, эшкуарларның халык белән эшләү ниятләре турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә барышында гамәлдәге пунктларны реконструкцияләүгә кагылышлы программаларны, терлек чалу пунктларына карата куела торган ветеринария-санитария таләпләрен карадылар.