Икмәк – тормыш чыганагы

2014 елның 28 марты, җомга

27 мартта Хөкүмәт утырышында мониторинг һәм 2013 елда Россия Федерациясендә азык-төлек иминлеге торышы һәм 2014 елга фараз турындагы нотык белән чыгыш ясаганда, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, узган елда, Россия Федерациясенең 23 төбәгендәге җайсыз һава шартлары һәм алты субъектында су басулар булуга да карамастан, тармак үсешендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде, дип билгеләп үтте.

Росстатның төгәлләштерелгән соңгы белешмәләре буенча, җыелган ашлыкның тулаем күләме 92,4 млн. тонна тәшкил итте, бу 2012 елга караганда (70,9 млн. тонна) 30,3 %ка артыграк. Май культуралары җитештерүдә дә уңай динамика бар – үсеш 16,2 % (13,1 млн. тоннага кадәр) һәм бәрәңге - 2,2 % (30,2 млн. тоннага кадәр).

Иткә җитештерелгән терлек һәм кош-корт 12,2 млн. тонна, бу 2012 елга караганда 5 %ка күбрәк.

Шул ук вакытта сөт җитештерү 30,7 млн. тонна булды, бу исә 2012 елга караганда , 3,7 %ка кимрәк. Сөт җитештерү кимү сәбәпләренең берсе - сыерлар саны кимү, 2012 елда һава шартларының әйбәт булмавы аркасында эчке базарда терлек азыгының хакы күтәрелү нәтиҗәсендә сыерлар саны 3,4 %ка (8,6 млн. баш) кимеде.

Балык тоту һәм башка су биологик ресурсларын әзерләү күләме 2013 елда 2012 ел дәрәҗәсендә диярлек булды - 4,3 млн. тонна. Шул балыктан: минтай - 37,6 %, треска – 12,4 %, сельдь – 11,5 % һәм лосось – 8,9 %.

2013 елда азык-төлек продуктларын җитештерү индексы 102,3 % тәшкил итте.

Бөртекле культуралар җитештерү артуга да карамастан, икмәк һәм икмәк әйберләре 2,5% кимрәк (6,7 млн. тоннага якын) җитештерелгән. Экспертлар фикеренчә, бу, иң элек, россиялеләрнең туклану структурасы үзгәрү нәтиҗәсе, алар күбрәк ит, сөт, җиләк-җимеш, яшелчә ашый башлады. Әмма башка проблема да юк түгел: икмәк пешерү сәнәгатендә кулланыла торган төп җайланмаларның искерү коэффициенты шактый югары, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

2013 елда Доктрина белән билгеләнгән азык-төлек бәйлелеге күрсәткечләренең иң чик күрсәткечләренә ирешелде яисә алар артып та китте:

-ашлык буенча – 98,4 % (иң чик күрсәткечтән 3,4 процент пунктка артык); 
-шикәр буенча – 92,9 % (иң чик күрсәткечтән 12,9 процент пунктка артык);
-үсемлек мае буенча – 81,1 % (иң чик күрсәткечтән 1,1 процент пунктка артык);
-бәрәңге буенча – 97,5 % – (иң чик күрсәткечтән 2,5 процент пунктка артык).

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләүләре буенча, быел үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек җитештерү индексы 102,0 – 102,5 %ка артыр дип көтелә.

Ит терлеге һәм кош-корт җитештерү (тере авырлыкта) 12,6 млн. тонна күләмендәпланлаштырыла, узган елга караганда 3,2 %ка күбрәк (тавык - 5,9 % һәм дуңгыз – 1,4 % үстерү исәбенә).

«Быел ашлык җитештерүне 4,1 %ка арттырырга, ягъни до 95 млн. тоннага кадәр җиткерергә планлаштырабыз. Ашлыкны экспортлау күләме 22 млн. тонна дәрәҗәсендә фаразлана. 2014 елда үзебезнең ашлык ресурсы Доктринада билгеләнгән 95% урынына 98,9 % тәшкил итәчәк. Ашлык җитештерүчеләрнең финанс хәлен яхшырту өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үз нәтиҗәлелеген раслаган дәүләт интервенцияләре механизмнарыннан алга таба да файдалануны планлаштыра”, - дип ассызыклады федераль министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International