Иртәгә ит терлекчелеге буенча семинар-киңәшмә узачак

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Иртәгә Апас муниципаль районының Карамасар торак пунктында ит терлекчелеге буенча семинар-киңәшмә узачак.

Чараның беренче өлешендә "Ак Барс" ХКнең ачык мәйданнарда ит терлекчелеген үстерү эше тәҗрибәсе белән танышачаклар.

Семинар-киңәшмәнең практика өлешендә терлек үстерү һәм симертү технологиясен карау планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International