2014 ел уңышы өчен Татарстан Республикасы буенча көзге бодайның чәчелгән мәйданы 271,5 мең га тәшкил итә, бу узган елга караганда 14,2 %ка артыграк, көзге арыш – 301,6 мең га, көзге тритикале – 15,4 мең га.
Үсемлекләрнең кышкы халәттән соңгы үсешләреннән күренгәнчә, быелгы уңышка өмет бар. Көзге культуралар үсеше өчен аеруча уңай шартлар барлыкка килә торган ай апрель ае санала,чөнки бу айда көннәр җылына башлый, кояш пешереп кыздырмый, туфракта дымның да аеруча күп чагы. Шул чорда һаваның салкынча торуы икенчел тамыр системасын ныгытугаһәм көзге бодайда яшь үрентеләр үсеп чыгуга ярдәм итә.
Көздән сирәк шытып чыккан һәм начар үскән үсемлекләрнең кышлау шартлары бик әйбәт булып, язгы-җәйге чорда яхшы үссәләр дә, алардан югары уңыш алып булмый. Андый кырларның аз уңыш бирүен алдан ук фаразларга мөмкин, мондый хәл бигрәк тә соңга калып чәчелгән кырларда күренә (уңыш 50%ка кадәр генә). Шуңа күрә мондый кырларның язмышын нәкъ менә бүген хәл итәргә кирәк, кар астыннан чыгуга көзге бодайның үсешен күзәтеп торырга, чәчүлекләрнең бер өлешендә язгы культуралар чәчү кирәклегенә әзер булып торырга кирәк, дип хәбәр итә Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты”.
Монда тулырак мәгълүмат белән танышып була.