Агымдагы елның 28-30 мартында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы XI авыл “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында авыл районнары спорт гаиләләренең республика ярышлары үткәрелде.
Ярышларда 9 кызлар һәм 9 малайлар командасы катнашты. Катнашучылар саны 80гә якын иде. Ярышлар 10 – 11 яшьлек һәм 12 – 13 яшьлек малайлар һәм кызлар булган гаиләләр арасында аерым-аерым үткәрелде.
Ярышлар программасына дартс, җиңел атлетика эстафетасы, өстәл теннисы, шашка уеннары кергән иде.