Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелектә агымдагы ел эшенең дүрт аена йомгаклар ясалды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелектә агымдагы ел эшенең дүрт аена йомгаклар ясалды һәм терлекләрне җәйләүләрдә тоту чорына бурычлар куелды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада район идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре, нәсел предприятиеләре директорлары, инвестиция компанияләре вәкилләре һ.б.лар катнашты.

Нәҗип Хаҗипов әйтүенчә, проблемалы төп мәсьәләләр – терлекләрнең сакланышы һәм аларның үрчеме.

Кайбыч, Әтнә, Азнакай, Әлки районнарында эре мөгезле терлекләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда арткан. Республиканың Мөслим, Спас һәм Теләче районнарының күрсәткечләре үзләренең былтыргы күрсәткечләреннән шактый калыша.

Министр урынбасары әйтеп үткәнчә, бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану, эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттыру максатларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан, 1 литр сөт исәбеннән чыгып, субсидияләр бүлеп бирелә. 2015 елда субсидия эре мөгезле терлекләрнең баш санын быелгыдан киметмәгән очракта гына биреләчәк.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә субсидияләр 100 сыерга бозаулар саны 70 башка җиткән очракта гына биреләчәк, ә нәсел хуҗалыкларына - бозаулар саны кимендә 80 баш булганда һәм шул ук вакытта эре мөгезле терлекләрнең баш саны 2014 елның 1 гыйнварына булган саннан кимемәскә тиеш.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр фермалар территорияләрен һәм алар янындагы территорияләрне, биологик калдыкларны утильләштерү урыннарын санитар җыештыру буенча икеайлык игълан ителгән иде. Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләренең Биектау муниципаль районына, Ютазы, Әлмәт, Зәй районнарына һәм республиканың башка муниципаль районнарына командировкалары йомгаклары буенча фотоматериаллар тапшырылды.

Җәйләүдә тоту чорына бурычлар куеп, министр урынбасары, сөт сыерлары, таналар өчен җәйләүләрне әзерләү буенча ашыгыч чаралар күрергә, сыер саву җайланмаларын, суыткыч агрегатларын ремонтларга, резервтагы электр белән тәэмин итү чараларын күрергә кирәк, диде.

Терлекләрне җәйләүгә күчергәч, терлекчелек биналарына, ферма җиһазларына ревизия ясарга һәм аларны ремонтлауга керешергә кирәк.

«Терлекчеләрне матди кызыксындыру өчен җәйге чорга хезмәт өчен түләүнең прогрессив рәвешләрен эшләргә, терлекчеләргә нәтиҗәле эшләү өчен шартлар тудырырга кирәк”, - диде Нәҗип Хаҗипов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2014 елның 18 апрелендәге 82/2-пр номерлы боерыгы нигезендә агымдагы елның 26 апрелендә министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге комиссия район агрофирмаларына практик ярдәм күрсәтү максатында Мөслим муниципаль районында булып кайткан иде.

17 кешедән торган комиссия көне буе терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе белән танышты.

Шундый чараларны республиканың Баулы, Сарман, Чирмешән, Спас, Менделеевск муниципаль районнарында да үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International