Илдар Халиков Татарстанның Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнары кырларын вертолеттан күзәтеп чыкты

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков язгы кыр эшләренең барышын күрү өчен Татарстанның Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнары кырларын башта вертолеттан күзәтеп чыкты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде. Аннары Мамадыш районында Түбән Ошма авылы янында Илдар Халиков авыл хуҗалыгы районның формированиеләре җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты. Эшләрнең торышы турында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов кыскача таныштырды. Аерым алганда, ул бөртекле культураларның чәчелеше һәм көзге культураларның торышы турында сөйләде. Премьер-министр республикадагы югары технологияле гаилә фермалары кебек юнәлешнең мөһимлеген билгеләп китте һәм быелгы язгы чәчү барышында авыл кешеләрен ниләр борчыганы, нинди проблемалары булуы хакында кызыксынды. “Районнар кырларын өстән карап күзәтүләрдән күренгәнчә, эш темплары кимеми, киресенчә, арта гына бара. Шул ук вакытта районнарда авыл хуҗалыгы техникасының яхшы әзерләнгән булуын һәм кулланылуын да күрәбез”, - диде Илдар Халиков массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә. - Кыр эшләрен уңышлы башлап җибәрүгә ремонтланган һәм чәчү кампаниясенә тиешенчә әзерләнгән техниканың булуы һәм ягулык-майлау материалларының җитәрлек булуы зур этәргеч бирде. Һава шартларының әйбәт торуы да эшкә уңайлык өсти. Спортчылар әйтмешли, хәзер республиканың барлык хуҗалыклары да финишка чыгып бара. Шушы көннәрдә аерым төр культуралар буенча эшләр төгәлләнер дип ышанабыз. Моңа бүген мондый мөмкинлек бар”. Мамадыш районында чәчү кампаниясе турындагы сорауларга җавап биргәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры, чәчү эшләре кызу темпларда бара, диде. “Чәчү генә түгел, - дип төгәлләштерде Илдар Халиков . - Монда сөт җитештерүчәнлеген дә шактый арттырдылар, бүген бу район сөт җитештерү буенча – лидер, “номер бер”. Бу эшнең тиешле технологик дәрәҗәдә башкарылуын да, дисциплинаның әйбәт булуын да билгеләп китәргә кирәк. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре арасында авыл хуҗалыгының киләчәген алдан күрүчән актив яшьләрнең күп булуы да сөендерә”.

Аннары Илдар Халиков Түбән Кама муниципаль районына китте. Аның Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин йөрде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Түбән Кама районының республикада чәчү кампаниясе буенча инде менә берничә көн абсолют лидерлыкны тотуын билгеләп китте. “Сезнең районда күпчелек күрсәткечләрне яхшыртуга юнәлеш алынганын без күрәбез, - дип ассызыклады Илдар Халиков. - Алдынгылар өчен күтәрелгән байракны кулдан ычкындырмаска һәм авыл хуҗалыгы нәтиҗәлерәк эшләсен, яхшы хезмәт хакы булсын һәм предприятие хуҗаларына, акционерларга табыш китерсен өчен икътисадка тагын да игътибарлырак булырга өндим”. 
Түбән Кама муниципаль районы агросәнәгать комплексының ирешкән уңышларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та билгеләп китте. Ул аеруча гаилә фермаларының, шул исәптән югары технологияле фермаларның, уңышлары турында әйтеп узды.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, үз чиратында, бүгенге көнгә район кырларында бөртекле һәм сабан культураларын чәчү 75 процентка төгәлләнгән булуын әйтте. Барлык чәчү эшләрен төгәлләү 20 майга планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International