Агымдагы елның 4 аенда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге тарафыннан 186 контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелде, шул исәптән 154 план буенча, 20 планнан тыш тикшерүләр, 12 административ тикшеренү, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында.
Контроль-күзәтчелек чараларын башкарганда Россия Федерациясе җир законнары таләпләрен бозуның 81 очрагы ачыкланды. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар хакында 60 беркетмә төзелде, алардан 51 – Административ хокук бозулар буенча Россия Федерациясе кодексының 8.7 статьясының 2 өлеше буенча: җирләрне яхшыртуның, яклауның һәм туфракны су, җил эрозиясеннән саклауның һәм әйләнә-тирә мохиткә җирләрнең торышын начарайтырлык итеп тискәре йогынты ясауны һәм башка процессларны булдырмауның билгеләнгән таләпләрен һәм мәҗбүри чараларны үтәмәгән өчен; 1 – 8.6 статьяның 1 өлеше буенча: туфракның уңдырышлы өлешен рөхсәтсез алган яисә күчергән өчен; 8 – 19.5 статьяның 1 өлеше буенча: дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен.
5 юридик зәат, 52 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды;җир законнарын бозуның ачыкланган очракларын бетерү турында 69 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрне үтәлешен идарә даими тикшереп тора.
Административ хокук бозуларга китерүче сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында 8 күрсәтмә чыгарылды. 324,5 мең сумга штраф салынды. Шуннан 281,1 мең сумы алынды, аның 182 мең сумы узган елгы бурычлар буенча.