Бүгенге көнгә Татарстанда чәчү эшләре 1 млн гектарда башкарылган, бу 2014 елгы сабан чәчүенең гомуми мәйданыннан 58%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында атна саен уздырыла торган киңәшмәдә әйтелде, аны Татарстан РеспубликасыПрезиденты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай укТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң беренче чиратта район башлыкларын үз территорияләренең кырларын очкычтан карап чыгарга өндәде. “Территорияләрне өстән карау район башлыклары өчен бик мөһим, чөнки бу кырлардагы реаль вәзгыятьне күзалларга ярдәм итә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә республикада чәчү эшләре 1 млн гектарда башкарылган, бу 2014 елгы сабан чәчүенең гомуми мәйданыннан 58%ын тәшкил итә. Иң югары процент Иделнең алгы ягы зонасы районнарында күзәтелә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл кешеләренең игътибарын кайбер мөһим чараларга юнәлтте. Мәсәлән, Марат Әхмәтов әйткәнчә, туфракта булган дымны сакларга, көзге чәчүләргә игътибарны арттырырга кирәк. “Республикада көзге чәчүдән яхшы уңыш көтәргә була, шуңа күрә аңа мөнәсәбәт тә тиешенчә булырга тиеш. Кырларның чүпләнүенә каршы чаралар күрергә кирәк”, - диде Марат Әхмәтов.
Ул сөт җитештерү күләменең артуыннан канәгать икәнен белдерде. “Сөт җитештерү буенча без былтыргы күләмне куып тоттык,- диде министр.- 322 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел күләменә карата 103 % тәшкил итә”.
Шул ук вакытта сатып алу бәяләре дә артты, нәтиҗәдә 4 ай эчендә АПКның акчалата кереме 2013 ел белән чагыштырганда 20 %ка артты һәм 16 млрд. сум тәшкил итә. Марат Әхмәтов әйтүенчә, шуның аркасында кайбер хуҗалыклар быел беренче мәртәбә язын сезонлы кредитлар алмадылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков теманы тәмамлап, язгы кыр эшләренең бүгенге темпларын киметмәскә өндәде. “Хәзерге темпларның яхшы булуына да карамастан, алга таба да аларны киметмәү бик мөһим”, - диде ул.
Ул шулай ук мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калуның һәм сөт җитештерү дәрәҗәсен төшермәүнең мөһимлегенә дә басым ясады. “Бүгенге көндә сөтнең яхшы бәяләнүе шартларында сыерлар санын яисә сөт җитештерүне киметү гадәттән тыш хәл булыр иде”, - диде Хөкүмәт башлыгы.
Ул авыл хуҗалыгы җитештерүенең табышлылыгын тәэмин итүнең зарурлыгын аерым билгеләп китте. “Табышлылык һәм керемлелек мәсьәләләре белән бик аз хуҗалыклар шөгыльләнә. “Һәр эшчәнлек төренең күләме генә түгел, ә аның табышлылыгы да бик мөһим”, - дип искәртте Илдар Халиков.