Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Бөек бәйрәм – Җиңү Көне алдыннан – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.

Аларны министрның беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Ветераннар советы рәисе Анатолий Драгунов котлады.

Николай Титов Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән һәм Министрлыкның барлык хезмәткәрләре исеменнән котлады. Аларга нык сәламәтлек, иминлек, киләчәккә өмет-хыялларының тормышка ашуын һәм хәерле озын гомер теләде.

«Ватаныбыз һәм халкыбыз иминлеге хакына тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән, сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләрне хөрмәт белән искә алабыз һәм без аларга мәңге рәхмәтле”, - диде министрның беренче урынбасары.

Фәридә Гарифуллина, бу якты бәйрәм һәркемгә аеруча кадерле, ул кешеләргә җиңү һәм тынычлык алып килгән көн, кешеләрнең күзләренә яшьләр китерә торган бәйрәм, диде. Ул ветераннарга гаиләләрендә иминлек, тынычлык, исәнлек-саулык теләде.

Чара барышында сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Берлинны алуда катнашкан сугыш ветераны Мөхәммәт Исхаков үзенең сугышта күргәннәрен искә төшереп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International