Кыр эшләре башлануга авыл хуҗалыгы техникасы белән электр линияләре терәкләрен җимерү очраклары ешая.
Шуңа бәйле рәвештә, “Челтәр компаниясе” авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә механизаторлар, транспорт йөртүчеләр, ремонтлаучылар арасында электр челтәре хуҗалыклары объектларының сак астындагы зоналарда имин эшләү кагыйдәләре буенча өстәмә рәвештә аңлатулар алып барырга кирәклеген искәртә. Сак астындагы зоналарның аеруча хәтәр участоклары турында һәм электр тогы тәэсиреннән зыян күрүчегә табиб килгәнче беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турында һәр хезмәткәргә җиткерергә кирәк.
Вазыйфаи затлар электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак астындагы зоналарында эшләрне гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә оештырырга тиеш. Аерым алганда, уңыш җыю техникасының йөрү юлы юлламада күрсәтелгән булырга тиеш. Асылмалы электр линияләре чыбыклары астында машиналарның хәрәкәте бары тик чыбыклар әзрәк салынган, терәккә якынрак урында һәм эшләрне имин башкару өчен җаваплы зат күзәтүендә генә рөхсәт ителә. Электр челтәрләре оешмалары рөхсәтеннән башка асылмалы электр линияләренең сак асты зоналары чикләрендә зур күләмле авыл хуҗалыгы машиналарында эшләү, печән кибәннәрен, салам һәм шундыйрак башка йөкләр ташу, машиналарны һәм механизмнарны туктатып тору тыела. Кабельле электр линияләренең сак асты зоналарында җирләр сөрергә ярамый. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына сәбәп булырга мөмкин.
Өзелгән яисә җирдә ята торган электр чыбыгы күргәндә, бу хакта якындагы районның электр челтәрләре оператив-диспетчер хезмәтенә (телефоннар югары вольтлы линияләр (ВЛ) терәкләренең мәгълүмат табличкаларында һәм якындагы кече трансформатор станцияләре ишекләрендә күрсәтелгән), МЧСка яисә җирле хакимият органнарына кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Чыбык ята торган урында, әгәр аңардан кешеләр һәм хайваннар гомеренә куркыныч янаса, ремонтлау бригадасы килгәнче эш башларга яисә ул урыннан китәргә ярамый. Югары вольтлы линияләрнең өзелгән чыбыкларына 8 метрдан азрак ераклыкта якынаю кеше яисә хайваннар гомере өчен куркыныч тудыра.